Иртәгә Казанда рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясалачак

2015 елның 5 июне, җомга
Иртәгә, 6 нчы июньдә, бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көнендә һәм Рус теле көнендә Казанда туган теле рус булмаган укучылар өчен рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясалачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусының концертлар залында узачак. Олимпиада Татарстан башкаласында 3 нче июньнән 7 нче июньгә кадәр уздырылды. Анда Татарстанның туган телдә (рус булмаган) белем бирүче мәктәпләрнең 8, 10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары һәм БДБ дан вәкилләр белемнәрен сынап карады. Көндезге турда 100 гә якын бала катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International