Татарстан чыгарылыш укучылары иң популяр фән буенча имтихан тапшыра

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Бүген Россиядә җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы уза. Татарстанда бу фәнне 9,2 мең кеше сайлаган. Башка еллардагы кебек ул укучылар арасында популяр фән булып кала.

Чыгарылыш укучылары 36 биремне үтәргә тиеш була.

Шулай ук бүген 2,5 мең татарстанлы химия буенча имтихан тапшыра. Алар 3 сәгатьтә 40 сорауга җавап бирергә тиеш.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Нәтиҗәләр 10 көннән соң билгеле булачак.

Бүген Россия чыгарылыш укучыларының 428 меңнән артыгы җәмгыять белеме буенча имтихан бирә, ә химия буенча – 85 меңнән артык. Беренче фән буенча минимум 42 балл җыярга кирәк, ә икенчесе буенча – 36.

ИА "Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International