Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда "Сәләт" Прага мәктәбе-2015 эшчәнлегенә йомгак ясалды
2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 эшчәнлегенә йомгак ясалды. Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстанның Чехиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко катнашты.
Искәртеп узыйк: “Сәләт” Прага мәктәбе 2007 елдан бирле ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм республика яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге мәктәп проект авторлары, стартап җитәкчеләре өчен оештырыла. Анда 20-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашу мөмкинлегенә ия.
“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, быел “Сәләт” Прага мәктәбенең 1-25 мартта Казанда үткәрелгән сайлап алу турында 117 кеше катнашты, шуның 30ы гына проектның финал өлешенә узды. Мәктәпнең төп этабы исә 29 апрельдән 12 майга кадәр Чехия Республикасы башкаласы Прагадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Сазава шәһәрендә үтте.
Очрашуда Җәүдәт Сөләйманов “Сәләт” Прага-2015 мәктәбенең ахырына якынлашуын искәртеп, аның күмәк эш булуына игътибар юнәлтте. Ул быелгы мәктәптә катнашкан егетләргә, кызларга мөрәҗәгать итеп, аларга проектларын тормышка ашыруда зур уңышлар теләде.
Зөфәр Абдулгалиев та “Сәләт” Прага-2015 мәктәбе сәлкешләренә теләкләрен җиткерде. “Мәктәптә алынган күтәренке рух сезне киләчәк тормышыгызда да озата барсын иде. Көрәшегез! Дөрес, барлык проектлар да тормышка ашмас, әмма 10 фикер-идеянең 1се булса да гамәлгә ашса, бу – бик яхшы”,– дип сөйләде ул һәм яшьләрне һәрвакыт куелган максатка омтылырга чакырды.
“Сез, чыннан да, бәхетле кешеләр. Беренчедән, “Сәләт” клубына килеп эләккәнсез. Икенчедән, Прагага барып, шушы мәктәпнең укучысы булу бәхетенә ирешкәнсез. Өченчедән, үзегезне, сәләтегезне лаеклы рәвештә күрсәтә алуыгыз белән дә бәхетле. 3 телне камил белүегез, тормышка ашырырлык проектларыгыз булу да – яхшы күрсәткеч”, – диде Лилия Әхмәтҗанова. Ул әлеге проектларны Татарстан җирлегендә тормышка ашыру заруриятенә басым ясады.
Проектның программа директоры Анна Фельдман быелгы мәктәпнең ни рәвешле узуы турында бәян итте. Аның сүзләренә караганда, мәктәпнең төп этабында катнашучылар проект менеджменты, потенциаль партнерлар белән эшләү, һөнәри үсеш юнәлешләрендә белемнәрен күтәргән, европалыларның эш тәҗрибәсе белән танышкан, шулай ук, Чехиядә яшәп, үз бизнеслары белән шөгыльләнүче милләтәшләребез белән күрешеп аралашкан. Мәктәп кысаларында командада эшләүгә аерым игътибар бирелгән.
Дәресләрне дөньякүләм танылган бизнес-тренерлар, төрле чит ил компанияләре, берләшмәләре җитәкчеләре үткәргән. Шулай ук егетләр һәм кызлар, проектларны гамәлгә ашыруда халыкара тәҗрибә туплау максатыннан, Чехиянең бизнес-инкубаторлары һәм эре оешмалары вәкилләре белән очрашкан.
Анна Фельдман киләчәктә Прага мәктәбе чыгарылышлары клубын төзү турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, бу системалы, шәхси һәм һөнәри үсешне, проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүне күз алдында тоткан ресурс берләшмә булачак. Клуб быел көзен эшли башлар дип көтелә.
Чара кысаларында “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 катнашучылары проектларын презентацияләде. Мисалга, Нәфис Сираҗетдинов яшьләр телевидениесе, Венера Иванова исә “Казан, мин сине яратам” дип исемләнгән фильм проектын тәкъдим итте.
Булат Ганиев белән Альбина Закирова булачак хирургларга операция үткәрү буенча алынган теоретик белемнәрен гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирә торган виртуаль тренажер тәкъдим итте. Хәзерге вакытта проект авторлары инвестицияләр җәлеп итәргә һәм беренче прототипны эшләп карарга ниятли.
ИА «Татар-информ»
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз