Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Иннополиста бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ачылды
2015 елның 9 июне, сишәмбе
Бүген Иннополис шәһәрендә бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының тантаналы ачылышы узды.
Яңа шәһәргә Россия финалына РФ нең 45 төбәгеннән 700 катнашучы килде. Алар үз субъектларында робот техникасы ярышларында финалга чыгучылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, яшьләр агымдагы елның ноябрендә Доха (Катар) шәһәренә 12 нче бөтендөнья роботлар олимпиадасында үз илләре данын яклый ала.
Робот техникасы олимпиадасы ачылышы тантанасында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Иннополис» университеты ректоры Александр Тормасов, World Robot Olympiad генераль секретаре Клаус Дитлев Кристинсен һ.б. катнашты.
Николай Никифоров сәламләү сүзендә укучыларга ярышларда уңышлар теләде һәм алар олимпиаданың төбәк этабын узгач, җиңүчеләр инде, дип билгеләп үтте.
«Робот техникасы – искиткеч шөгыль, математик, физик, программист та булырга, механиканы да белергә кирәк. Бу бик кызыклы шөгыль. Мин сезгә көнләшеп карыйм, чөнки кызыклы эштә үзегезне күрсәтү өчен фантастик мөмкинлекләр бар”, - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга, һәм бүген Иннополис шәһәренә нәкъ 3 ел, дип белдерде. “Бу сезнең өчен төзелгән Россиянең иң яңа шәһәре”, - дип билгеләп үтте министр.
Илдар Халиков та олимпиадада катнашучыларны сәламләде. “Бүген бу залга Россиянең иң алга киткән укучылары җыелды. Өлкәннәрнең 90 проценты сез ясаганны ясый алмый. Бу уникаль һәм фантастик. Моннан тыш, иртәгә бу залда Россия чемпионнары игълан ителәчәк. Бирегә ноябрьдә Катарда Россия укучылары иң акыллы булуын исбатлаучылар җыелды. Биредә робот техникасы буенча булачак дөнья чемпионнары бар, дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ул.
Үз чиратында, Клаус Дитлев Кристинсен укучыларга җиңү теләде һәм чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, Катарда халыкара этапта Россия җыелма командасын көтәм, диде.
2014 елда «Иннополис» университеты Казанда узган бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабын оештырды. Университет 2018 елга кадәр робот техникасы буенча олимпиада үткәрү хокукын яулады.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз