Алабуганың 2 чыгарылышы рус теле буенча БДИны 100 баллга тапшырган

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә караганда, Алабуга районының барлык чыгарылышлары билгеләнгән чик бусаганы узган. Район буенча уртача балл 69,6ны тәшкил иткән. Алабуганың 10нчы мәктәбендә һәм Суворов училищесында белем алган 2 укучы имтиханны 100 баллга язган.

Искәртеп үтик: мәктәпне быел тәмамлаучылар җыйган балларын үз мәктәпләрендә, башкалар исә имтихан тапшырырга теркәлгән урында белешә ала. Моннан тыш, укучыларның шәхси нәтиҗәләре белән БДИның рәсми порталындагы махсус сервис аша да танышырга мөмкин.

Имтихан нәтиҗәләре билгеле булганнан соңгы 2 эш көне эчендә, ягъни 10 һәм 11 июньдә, район мәгариф идарәсенә апелляцияләр кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International