Татарстанның 4 югары уку йорты – Россиянең Топ-100 вузы исемлегендә

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстанның 4 югары уку йорты Россиянең Топ-100 вузы исемлегенә кергән. Казан дәүләт медицина университеты 35 нче урыннан 31нче урынга күтәрелгән. КФУ былтыргы позициясен саклап калган: ул – 18 нче. Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ 54 нче урыннан 62 нчегә, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ 60 нчы урыннан 63 нчегә төшкән.

Бу – Россия вузларының ел саен төзелә торган дүртенче рейтингы инде. Ул “RAEX” (“Эксперт РА”) рейтинг агентлыгы тарафыннан әзерләнгән. Агентлыкның сайтында хәбәр ителгәнчә, рейтингны төзегәндә статистик күрсәткечләр исәпкә алынган, шулай ук киң күләмле сораштырулар оештырылган. Аларда 17,4 меңләп респондент – эш бирүчеләр, академик һәм фәнни өлкә вәкилләре, студентлар һәм чыгарылышлар катнашкан.

2014 елдагы кебек үк, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты рейтингның беренче урынын биләгән: биредә сыйфатлы белем алу өчен иң яхшы шартлар тудырылган, һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла.

3 ел рәттән Россиядәге иң яхшы вузларның Топ-20се тотрыклы. Бу башкала төбәгендәге 11 вуз, Санкт-Петербург дәүләт һәм политехника университетлары, Томскидагы 2 югары уку йорты (ТПУ һәм ТДУ), Новосибирскиның 2 вузы (НДУ һәм НДТУ), шулай ук 3 федераль университет: Урал, Себер Һәм Казан (Идел буе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International