Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында балалар бакчалары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә кую буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.
Киңәшмәгә «Грань» ҖЧҖ, «Грейт-Строй» ҖЧҖ, «Ак таш» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар чакырылган иде. Катнашучылар мәктәпкәчә балалар учреждениеләре объектларында төзелеш эшләрен тәмамлау сроклары һәм файдалануга тапшыру, шулай ук төп һәм өстәмә техник җиһазлар һәм инвентарь урнаштыру мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
2015 елда, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, республикада мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзелеше программасы буенча 11905 урынга 73 балалар бакчасы төзеләчәк.
Бүгенгә башкарылган төзелеш-монтажлау эшләренең үтәлеше 46 процент тәшкил итә. 1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, өч балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 8 өстәмә төркем ачылган.