2015 елның 26 апрелендә Балык бистәсенең “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында судомоделизм буенча ярышлар узды. Ярышларда республиканың 25 районыннан 130 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы "Татарстан Республикасы ветераннары берләшмәсе" республикакүләм ветераннар җәмгыяте оешмасы белән берлектә "Россия ватанпәрварларын тәрбиялибез" Бөтенроссия конкурсының республика этабын үткәрде. Конкурсның финал этабына 500дән артык эш сайлап алынды.