Казанда “Сыерчыклар килде” акциясенә йомгак ясалды. Аның кысаларында балалардан меңнән артык сыерчык оясы һәм җимлек кабул ителде.
Искәртеп узабыз: кошларга оялар һәм җимлекләр ясау буенча конкурсны “Максидом” компаниясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 6-16 апрель көннәрендә уздырды. Бәйгедә 6 яшьтән өлкәнрәк балалар катнашты. Аның финалы Казанның “Черек күл” паркында үткәрелде. Анда балалар өчен төрле ярышлар, викториналар оештырылды. Нәкъ менә биредә конкурста катнашучыларның хезмәт җимешләре кабул ителеп бәяләнде.
Нәтиҗәдә, барлыгы 20 эш иң уңышлы дип табылды һәм авторлары җиңүче исеменә лаек булды. Беренче урын Казан шәһәре 58нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Әмир Хәкимовка бирелде. Икенче урын башкаланың 10нчы мәктәбе 4нче сыйныф укучысы Айсылу Заһретдиновага тәтеде. Өченче урында – Казан каласының 58нче мәктәбе 3нче сыйныф укучысы Егор Журкин. Быел конкурста катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады: һәр укучыга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Чара Татарстан башкаласында дүртенче ел рәттән уздырылды. Яраклы дип табылган сыерчык ояларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “Чулпан” дәүләт табигый комплекслы заказнигы карамагына тапшыру күздә тотылган иде.