26 апрель көнне Казанда 63-нче апрель җиңел атлетика эстафетасы узды.
Эстафетада югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.
Урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 17 команда катнашты.
Эстафета нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Егетләр командалары арасында:
1 урын – Г.Тукай исемендәге Арча педагогик көллияте;
2 урын – Казан энергетик көллияте;
3 урын – Казан суворов хәрби училищесы;
Кызлар командалары арасында:
1 урын – Яр Чаллы педагогик көллияте;
2 урын - Г.Тукай исемендәге Арча педагогик көллияте;
3 урын – Түбән Кама педагогик көллияте.