ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 20-27 апрелендә Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" дип аталган акция бара. 

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 23-29 апрелендә Казанга математика фәне буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу өчен яшь математиклар киләчәк. Россиянең 50 регионыннан 400гә якын югары сыйныф укучысы катлаулы биремнәр һәм математик мәсьәләләр чишәчәк.
17 апрельдә  Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды.
25 апрельдә Казан каласы мәгариф идарәсенең “Балалар – ветераннарга” музыкаль-әдәби проекты гамәлгә ашырыла. Анда Константин Хабенский театр студиясе балалары һәм ТР Яшьләр симфоник оркестры катнаша. Шул рәвешле, Казанның яшь талантлары С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында хәрби тематикага музыкаль-әдәби чара тәкъдим итә. Бу кичәдә ветераннарга “Йөрәктән-йөрәккә” дигән исемдә шәһәр сәнгать мәктәпләрендә укучылар хезмәтләреннән торган уникаль календарьлар бүләк итеп бирелә.
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 924 мәктәбеннән 22 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 25 399  шәхси кабинетта сакланган.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда Татарстан  укучылары һәм студентлары  катнашыр дип көтелә.
2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә "Татарстан эрудиты 2015"  VII республикакүләм конкурсының ачылу тантанасы узды.
"Яңа гасыр" телеканалында "Мастера" дип исемләнгән яңа телепроект старт алды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча әзерләнә. "Мастера"  -  ташчы, тегүче, чәчтараш, пешекче, электрчы һ.б. эшче һөнәрләр турында сөйләүче тапшырулар циклы. "Мастера" телеуены киләчәк һөнәрен сайлау алдында торган  14-17 яшьлек балаларга юнәлдерелгән.
2015 елның 20 апрелендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе концертлар залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы узды. 20-23 апрельдә Казан шәһәрендә узачак Халыкара олимпиаданың финал сынауларында катнашу өчен Россия Федерациясенең 22 төбәге һәм чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 500дән артык мәктәп укучысы һәм студент чакырылды.

17
апрель, 2015 ел
җомга
“Мәктәпкәчә яшь — шәхеснең үсеше һәм киләчәктә үзен үзе табу өчен менә дигән вакыт. 2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән “Белем бирү турынга”гы закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү—гомуми белем бирүнең беренче баскычы статусына күтәрелде”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары—ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә ТР Дәүләт Советы утырышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International