Татарстан укучылары “Үлемсез полк” халыкара акциясендә катнашачак

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда Татарстан  укучылары һәм студентлары  катнашыр дип көтелә. Акциянең асылы шунда ки, укучылар һәм студентлар кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә тезелеп басачак. Һәр сурәт астында герой турында мәгълүмат язылган була. Шул рәвешле, яшьләр бабаларының батырлыгы бүгенгәчә онытылмавын күрсәтәчәк.

Татарстан башкаласында бу акция 1нче тапкыр былтыр 9 май көнне Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы барышында уздырылды. Анда 300дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International