"Татарстан эрудиты 2015" VII республикакүләм конкурсы

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә "Татарстан эрудиты 2015"  VII республикакүләм конкурсының ачылу тантанасы узды. Республика мәктәпләренең 7-11 сыйныфларында укучы егет-кызлар Казанга төрле фәннәр буенча үз белемнәрен күрсәтү өчен җыелды. Бәйгенең 1нче туры Казан федераль университетында  узды. Биредә катнашучылар кыска вакыт эчендә 100дән артык сорауга җавап бирергә тиеш иде. Әлеге турда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар 14 май көнне финал сынауларында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International