Казанда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды

2015 елның 26 апреле, якшәмбе
26 апрель татар яшьләре өчен халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне белән беррәттән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе көне дә әле. Бүген Казанның Бауман урамында аның гала-концерты узды. Бәйрәмгә татарстанлылардан кала, Киров өлкәсе, Чуашия, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан кунаклар килгән иде.
Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре узган. Түбән Кама, Буа, Яшел Үзән районнары мәктәпләре аеым билгеләп узылды. “Татар дозор” квест-уенында мәктәп укучылары гына катнашкан. 14 команда арасында Казанның Совет районы  20 гимназиясенең “Кәләпүш”, Киров районы 4 гимназия-интернатының “Су кызлары”, КФУ IT-лицееның “Тәрәзә” командалары өченче урынга лаек булды. “Көмеш медаль”гә ия булучылар – Мәскәү районының 12 татар гимназиясенең “Кызлар иле”, Казан элемтә техникумының “Милләттәшләр” төркемнәре. Квест-уенның җиңүчеләре, дип Казанның Вахитов районының 27 гимназиясе табылды. Аларга кесә телефоннары бүләк ителде.
Бу чара Татарстан яшьләре өчен оештырылган булса да, Россия күләмендә дә таралды. Минем уйлавымча, бу – яшьләрне берләштерә торган әһәмиятле акция. Без, Казанның 12 татар гимназиясе укытучылары, шушы чарага игътибар бирәбез, анда балаларның күпләп катнашуларын телибез. Ни өчен дигәндә, кызлар, киләчәктә әниләр буларак, татар телен саклаучы кешеләр. Чараның киләчәге якты булсын, дәүләт ягыннан да хуплау тапсын, – дигән фикерләре белән бүлеште “Intertat.ru” хәбәрчесенә гимназиянең татар һәм рус теле укытучысы Фирая Шәйхиева.
 
Акциянең гала-концертында яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әнвәр Гыйниятуллин Татарстанның Питрәч районы Татар Тау Иле авылыннан хәтле килгән. Ул бу акциядә инде ун ел чамасы катнаша икән. “Мондый акцияләр булган чакта, безнең татар телебез мәңге яшәячәк”, дип белдерде ул. Әнвәр абыйның авылларындагы 11еллык мәктәптә балык предметлар да татар телендә алып барыла икән. Бу авылда яшәүчеләрнең татар телен саклап калуда өлеше зур, дип сөйләде ул.
 
Концерт барышында Татарстанда татар телен куллана торган оешманы бүләкләделәр. Ул да булса Казанның зур бер сәүдә үзәге. Ләкин татар телен инкарь иткән оешмалар да бар. Быел “Тяжело с татарским” антипремиясенә интернет челтәрендә татар теленә карата игътибарсызлыгы өчен “Халык контроле” системасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасына тапшырылды. Гала-концертны алып баручы Нурбәк Батулла да шаяру катыш ирония белән: “Мондый оешмалар иман юлына басар, дип өметләнеп калыйк”, – диде.
 
Шунысы куанычлы: бәйрәмдә чит илләрдән килгәннәр дә бар иде. Әфганстаннан килгән Казан юридик институтының беренче курс студенты Абдул Вәли акция турында вузында ишеткән. Бу бәйрәмне беренче тапкыр күрүе аның. 26 апрельнең туган тел көне икәнен дә, Габдулла Тукайның татарның бөек шагыйре булуын да күптән түгел белгән Абдулла. Хәтта музеена да барган. Халкыбыз әдәбияты шәхесләре белән башка ил вәкилләре танышу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Абдулла Вәли татар теленә зур хөрмәт белән карый. Киләчәктә татар телен аңлау гына түгел, сөйләшә белергә дә тели ул.
Моннан тыш, “Мин татарча сөйләшәм”  акциясе Татарстанда татар телен популярлаштырып кына калмый, ә татар альтернатив музыкасына яшәү өчен мәйдан да. Шул сәбәпле, бүген шушы акция белән беррәттән, бу төр музыка да үзенең 10 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Концерт дәвамында сәхнәдә “Алканат”, D’Ali, “Ачы таң”, Оскар,  Илгиз Шәйхразиев, Рәдиф Кашапов, “Ittifaq”, K-Ru,  Гөлназ Батталова, “Shikernye” төркеме, Очкын Инсаф, Батыр, Azat Soundsystem чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International