ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала. Бу хакта Тәһранда Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бар.
2015 елның 10 февралендә узган, Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган, Иминлек Советы утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Иктисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә тәкъдимнәр әзерләнде.
26 февральда республика көллиятләрендә һәм техникумнарында WorldSkills Russia 2015 һөнәри осталык буенча III милли чемпионатның региональ этабы башланды. Хәзерге вакытта республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында 47 белгечлек буенча ярышлар уза. Милли чемпионат финалында катнашучылар 2015 елның апрель аенда Россия Федерациясе округларында узачак ярымфинал нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.
14 март көнне Казанның 5нче лицеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тарихи квест уздырылачак. Чараны “Кадрлар резервы” республика проекты активистлары оештыра.
Базарлы Матак мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча семинар үткәрелде. Анда, район мөгаллимнәре белән беррәттән, Мәләкәс шәһәреннән дә биш татар теле укытучысы катнашты. Педагоглар татар телен укытуның яңа методикалары, аерым алганда, Сингапур тәҗрибәсе хакында сөйләштеләр, белем бирүнең федераль стандартлары хакында фикер алыштылар.
Россиянең 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионаты финалын үткәрү хокукына гариза бирүе кампаниясе кысаларында 10 марттан 24 апрельгә кадәр “Һөнәр” иншалар һәм рәсемнәр конкурсы уздырыла.

9
март, 2015 ел
дүшәмбе
Балтач районының Чепья мәктәбендә төп белем бирүче мәктәп командалары арасында “Идел буе аҗаганы - 2015” дип исемләнгән хәрби-спорт уеннары булып узды.

8
март, 2015 ел
якшәмбе
5 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Чын күңелдән Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Хатын-кызның бурычы - ярату һәм яратылу, яңа тормыш шатлыгы бүләк итү, гаилә учагын саклау һәм яклау. 

6
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 5-28 мартында республиканың 9 муниципаль районында (Балтач, Саба, Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Минзәлә, Тәтеш, Яшел Үзән, Аксубай)  "Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этаплары уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International