Балтач районында “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үткәрелде

2015 елның 9 марты, дүшәмбе
Балтач районының Чепья мәктәбендә төп белем бирүче мәктәп командалары арасында “Идел буе аҗаганы - 2015” дип исемләнгән хәрби-спорт уеннары булып узды. Ярыш күптөрлелеге белән аерылып торды. Укучылар, тырышып, үзләренең белемнәрен һәм җитезлеген күрсәтте. Беренче урынны Субаш, икенче урынны Сосна, өченче урынны Пыжмара мәктәбе укучылары яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International