Казан лицеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тарихи квест уздырыла

2015 елның 10 марты, сишәмбе
14 март көнне Казанның 5нче лицеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тарихи квест уздырылачак. Чараны “Кадрлар резервы” республика проекты активистлары оештыра.
Әлеге детектив уен барышында мәктәптә госпиталь мохите тудырылачак, укучылар үзләрен чып-чын хәрби тикшеренүчеләр итеп хис итә алачак. Аларга квестның төп табышмагына җавап табарга туры киләчәк: “Пенициллин кая югалган?”. Моның өчен персонажлардан сораштырырга, билгеле бер биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Уен персонажлары – эвакуацион госпиталь бинасында элек эшләгән кешеләр һәм лицейны 1941 елда тәмамлаучылар. Уен ахырында катнашучыларга баллы күчтәнәчләр өләшенәчәк, чәй табыны корылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International