Татар теле укытучылары Сингапур методикасын куллану турында фикер алышты

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Базарлы Матак мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча семинар үткәрелде. Анда, район мөгаллимнәре белән беррәттән, Мәләкәс шәһәреннән дә биш татар теле укытучысы катнашты. Педагоглар татар телен укытуның яңа методикалары, аерым алганда, Сингапур тәҗрибәсе хакында сөйләштеләр, белем бирүнең федераль стандартлары хакында фикер алыштылар. Соңыннан укучылар Сингапур методикасы буенча алты ачык дәрес күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International