ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Укытучылар өчен чыга торган “Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы – 2014» бәйгесе республика авыл мәктәпләрендә эшләүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы – хәлиткеч этабына шуларның унысы гына үтте.
Узган уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары исемлегенә Татарстанның 24 мәктәбе кергән.
Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге "Россия сегодня" Ххалыкара мәгълүмат агентлыгы һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәмендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә иң яхшы 500 мәгариф оешмасы исемлеген төзегән.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Казанның мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагоглары өчен методик семинар уздырылачак.
Әлеге семинар барышында укытучылар “Федераль дәүләт мәгариф стандартының мәктәпкәчә һәм башлангыч мәгариф таләпләрен тормышка ашыру өчен “Сукмаклар” һәм “Мәктәп алды чоры” мәктәпкәчә мәгариф программалары мисалында заманча белем бирү мохите булдыру” темасын карап тикшерәчәк. Методистлар программалар төзелеше концептуаль үзенчәлекләре нигезендә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү мәгарифенең күчүчәнлек проблемаларына кагылачак.
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районнан 3 укучы җиңүче булып табылды.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Балалар бакчаларында урак өсте тәмам дисәң дә була – сабыйлар үз төркемнәренә йөри башлады.
Шәһәр һәм район бакчаларыннан быел 2069 бала мәктәпкә озатылган. Ә 1 сентябрьгә бакчаларга барлыгы 3099 бала киткән.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты вәкиле Дмитрий Харитонов вузларның укырга керүчеләрнең мәктәп сочинениеләрен исәпкә алырга карар кылган югары уку йортларының эшләрне кабат тикшерәчәкләре һәм үз шкалалары буенча бәяләячәкләре турында хәбәр итте.
Агымдагы елның сентябрендә Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында 32 белдерү бастырылган, аларның 18ехәл ителгән, 8 белдерү эшкәртелә, 6сының статусы – “планлаштырылган”. Бер белдерү дә кире кагылмаган.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 24 сентябреннән башлап Татарстан мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары бөтенроссия һәм республикакүләм фән олимпиадаларының беренче этабында катнашачак. 2014-2015 уку елында олимпиадаларның мәктәп этапларын үткәрүдә аерылып торучы үзенчәлек тә бар. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының 21 фәне буенча һәм республикакүләм олимпиадаларның 9 фәне буенча бердәм биремнәр эшләнелгән.
Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр.
Берлекнең хәзер 150 мең яшь тарафдары бар. Татар гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары да хәзер алар сафында. Ләкин бу мәртәбәгә ия булганчы, укучылар маршрут картасында күрсәтелгән “Белем дөньясы”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”, “Варис”, “Әби сандыгы”, “Көйне уйлап тап”, “ИЗО”, “Ашыгыч ярдәм”, “Спорт” кебек станцияләргә тукталып сынау узды.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 20-30 сентябрь көннәрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында имтихан тапшырмаган яки мәҗбүри предметлардан канәгатьләнерлек булмаган берничә билге алган, яисә өстәмә срокларда әлеге предметларның берсеннән тагын канәгатьләнмәслек билге алган укучылар төп гомуми белем программалары буенча кабат сынау тота.Агымдагы елның 20-30 сентябрь көннәрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында имтихан тапшырмаган яки мәҗбүри предметлардан канәгатьләнерлек булмаган берничә билге алган, яисә өстәмә срокларда әлеге предметларның берсеннән тагын канәгатьләнмәслек билге алган укучылар төп гомуми белем программалары буенча кабат сынау тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International