Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстанлылар балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында уздырылган Спартакиадада катнашты
2014 елның 12-14 сентябрендә үткән “Идел буе спорт Олимпы” Спартакиадасында Норлат балалар йортыннан “Виктория” командасы катнашты. Төрле регионнардан килгән 14 җыелма командалары җитезлектә, төз атуда , тиз йөзүдә һәм командада бердәм уйнауда ярыштылар.
«Алга, яшь армеецлар!» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үткәрелә
ГТО комплексы кысаларында яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне арттыру, армиягә физик әзерлекләрен тикшерү уңаеннан 22 сентябрь – 7 октябрь көннәрендә «Алга, яшь армеецлар!» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үткәрелә.
Нурлатның “Мөстәкыйль балалары” калада елмаюлар бүләк итте
Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары “SaMoSтоятельные Дети” республика наркотикларга каршы проекты кысаларында үткәрелгән “Елмаю бүләк ит!” акциясендә катнаштылар.
12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Авыл мәктәбе 220 килограмм сарымсак, 2 мең баш кәбестә, суган, бәрәңге үстергән, җиләк сатып та акча эшләгән
Әлки районындагы Түбән Әлки урта мәктәбе 220 килограмм сарымсак үстереп саткан.
Укучылар үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәне халык бик теләп ала икән. Инде 2 мең баш кәбестәләре дә өлгереп җиткән.
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 12 вуз программаларының дәүләт аккредитациясен кире каккан
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең аккредитация комиссиясе аерым белем бирү программалары буенча 12 югары уку йортына дәүләт аккредитациясен кире каккан.
Азнакайда “Сыйныф җитәкчесе” көне узды
Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә “Сыйныф җитәкчесе” көне узды. Анда укучыларга дөрес тәрбия бирү һәм дәрестән соң эшләрне оештыру мәсьәләләре хакында педагоглар, профилактика хезмәтләре белгечләре катнашында җентекле сөйләшү барды.
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк
Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. Әлегә илебездә бу эксперимент сыйфатын гына йөртә. Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы да ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.
8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 1нче августыннан 31нче августына кадәрге вакыт аралыгында мәгариф учрежденияләрендә ришвәтчелек юнәлешендәге сораулар буенча гражданнар мөрәҗәгате турында мәгълүмат
2014 елның 1нче августыннан 31 августына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 34 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 14 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән). Әлеге вакыт аралыгында 35 мөрәҗәгать каралган, шул исәптән Департаментка 2014 елның 1нче июленнән 31нче июльгә кадәрге аралыкта кабул ителгән 8 мөрәҗәгать тикшерелгән. Тагын 6 мөрәҗәгать әлегә карала.
Татарстан Республикасы һәм Вьетнам Социалистик Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луан киләчәктә Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында, ТР белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында узды. Чарада Россиянең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Ковтун, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.
Директорлар белән килешү төзелде
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов район мәгариф идарәләре начальниклары белән быел беренче тапкыр килешү төзегән иде. Узган атнада Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина да мәктәп директорлары белән шундый килешүләр төзеде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз