ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Быелның гыйнвар аенда узган түгәрәк өстәл утырышында авылда яшәүчеләр район башлыгы Геннадий Емельяновка бакчада тагын бер төркем кирәклеге турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде.
Әлки районының Салман балалар приютында хәйриячеләр ярдәме белән уен мәйданчыгы булдырылды. Мәйданчыкны приютка Казанда яшәүче дуслары – шәхси предприятие бүләк итте.
Олы Әтнә мәктәбендә тәрбия мәсьәләсенең югары булуын тирә-юньдәгеләр дә яхшы белә, күрәсең. Шулай булмаса, күрше райондагы әти-әниләр ул-кызларын анда укытырга теләмәс, хәтта гаиләләре белән шәһәрдән күченеп кайтмас иде. Монда башкаларны кызыктырырлык нинди тәрбия алымнарын кулланалар икән соң?

6
май, 2014 ел
сишәмбе
16 майдан 20 майга кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә "WorldSkills" эшче һөнәрләре милли чемпионаты узачак. 500дән артык егет-кыз үз һөнәрләрен иң яхшы белүдә көч сынашачак.
2014 елның 1нче апреленнән 30нчы апреленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 31 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 4 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән).
Мәктәп укучыларының математика буенча 55 нче Халыкара олимпиадасы Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) 3-13 нче июль көннәрендә үтәчәк. Шуңа кадәр Ярославль шәһәрендә мәктәп укучыларының математика буенча Россиякүләм олимпиадасы төгәлләнде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча, тарихта беренче мәртәбә Россия җыелмасы составына Казаннан берьюлы ике укучы – Алексей Волостнов һәм Юрий Яровиков керде.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Совет районының мәгариф бүлеге гражданнарны күпфункцияле үзәктә кабул итә башлады. Баланы чиратка бастыру, документларны раслау яисә балалар бакчасын алмаштыру эшләрен Совет районының мәгариф бүлегендә генә түгел, Җиңү проспекты буенча 100 йортта урнашкан күпфункцияле үзәктә дә эшләргә була.
2014 елда 80 баллдан артып киткән имтихан эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) хәбәр иттеләр.
2015 елдан башлап укучыларга бердәм дәүләт имтиханына гына түгел, мәктәпне тәмамлаганда рус теле һәм әдәбиятыннан сочинение язарга әзерләнергә дә туры киләчәк.
РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта мәктәптә сочинение язу тәртибен формалаштыру буенча тәкъдимнәр җыю һәм ачык фикер алышуны оештыру өчен эш төркеме булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International