ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
12 апрельдә Казанда дөньякүләм “Киң колачлы диктант” акциясе уза. Ул Җир шарының 357 шәһәрен колачлый.
Инде 11нче ел рәттән “АК БАРС” Банк Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче сәләтле студентларны зурлый. Сез дә әлеге программада катнаша аласыз. Моның өчен 2014 елның 20 июненә кадәр кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
2014 нче елның 12-18 нче апреленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) 6-11 сыйныф укучылар өчен «C# да программалаштыру» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Татарстанга «Безнең мәктәп» милли мәгариф инициативасы кысаларында федераль бюджеттан 41 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары, кирәк булган очракта, паспортны җиңелрәк юл белән ала алачак. Бу мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) һәм Россиянең Федераль-миграция хезмәте арасындагы килешү нигезендә шулай эшләнә.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 2 апрель көнне, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера” дип аталган XIV махсуслашкан күргәзмә үзенең эшен башлады.
2014 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 31 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 5 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән).
30 мартта Казанда экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының ачылу тантанасы булды. Олимпиадада Россиянең төрле республикалары, төбәкләре һәм шәһәрләреннән региональ турда җиңгән 200дән артык укучы үзара көч сынашачак.
2014 елның 31 мартында РФ Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте һәм Рунет социаль челтәрләре һәм эзләү сервислары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куелды.
Чаллы балалар бакчаларында киләсе уку елына төркемнәр туплый башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International