ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Быел Чирмешән районы үзәгендә, зур ремонттан соң, балалар бакчасы ачылырга тиеш: “Татфондбанк“ның элеккеге бинасына тиздән төзүчеләр киләчәк.
Нурлат районында быел 550 баланы вакытлыча эшкә урнаштырырга җыеналар. Мәшгульлек үзәгенең быел шулкадәр баланы эшле итү мөмкинлеге бар. Узган елда 140 бала өчен эш урыны булдыру күздә тотылган булган, үзәктәгеләр планны арттырып, 180 баланы эшле иткән. Быел мөмкинлекләрнең күпкә артыграк булуы яхшы, димәк, күбрәк баланы эшле итә алачаклар. Ә бу гаилә бюджетына да ярдәм, үсмерләрне хезмәткә тарту ягыннан да файдалы.
Россия Президенты Владимир Путин 2013 елның 20 декабрендә узган Фән һәм мәгариф усоветы тырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген имзалаган. Документ Кремль сайтына урнаштырылган.
Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә зыян күргән балалар “Ак Бүре” спорт клубыннан тренировкалардан кайта торган булган. Тренировкалар укудан тыш вакытта оештырылган, чөнки балалар көннең икенче яртысында укыйлар.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Балалар обсерваториянең бинасын карадылар, галактиканың ничек килеп чыгуы, ничек һаләк булуы турында белделәр. Шулай ук “кара тишекләрне” һәм метеорит яңгырын да күрергә мөмкин иде.
Агымдагы елның 13-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе вәкилләре эшлекле визит белән Белгород өлкәсендә булдылар. Визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белгород өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары – Белгород өлкәсенең эчке һәм кадрлар сәясәте департаменты башлыгы Валерий Сергачев, шулай ук Белгород өлкәсенең мәгариф департаменты башлыгы – Белгород өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары Игорь Шаповалов белән эшлекле очрашулары үткәрелде.
Шәхеснең рухи яктан үсешенә юнәлтелгән әлеге максатчан программа атнасына 2 тапкыр 3әр сәгать дәвамында 9 айга сузыла. Эш нәтиҗәсендә тынгысызлык, сәбәпсез курку хисләре юкка чыга, кешенең үз язмышы өчен җаваплылыгы арта, үзен һәм башкаларны да кабул итәргә өйрәнә.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын тормышка ашыру максатыннан гомуми белем бирү оешмалары укытучылары арасында үткәрелгән 1-4 сыйныф укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча авторлык методик эшкәртмәләр бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды.Бәйгеләрдә җиңүчеләрне тантаналы котлау Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә булды.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 25-31 нче гыйнваренә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында ( Крутушка поселогы) укучылар өчен “Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау”ны әзерләү буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Балалар күптән хоккеистлар белән аралашалар һәм яраткан командаларының барлык Казанда үткән матчларында булалар. Гадәттә хоккеистлар һәм тренерлар үзләре балалар йортына киләләр иде, ләкин бу юлы, искәрмә ясап, үзләре янына күнекмәләр залларына чакырдылар. Чишенү бүлмәсендә җыелыш барган вакытта балалар спорткомплекс холлында урнашкан төрле турнирларда яулап алынган кубоклар җыелмасын, шул испәптән, Гагарин кубогын һәм Россия чемпионнары кубогын карадылар, фотога төшерделәр. Шуннан соң баш тренер Валерий Геннадьевич Белов балаларны хоккеистлардан башка беркем дә керә алмаган чишенү бүлмәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International