ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 нчы елның 3-7 гыйнвар көннәрендә Левченко бистәсендәге Н.Ә.Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөек Устюг шәһәрендәге Кыш бабай йортында булып кайттылар.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф оешмаларының нәтиҗәлелегенә мониторинг уздыру буенча ведомтсвоара комиссия утырышының 2013 нче елның 13 нче декабрендәге беркетмәсен бастырган.
Күптән түгел генә Татарстанда «Клавиатурада СОЛО» бәйгесе тәмамланды. Абсолют өч җиңүче арасында Буа шәһәренең 2нче лицеенда белем алучы Александр Михайлов та бар. 11 сыйныфта белем алучы бу егет республика күләмендә мактаулы өченче урынны яулауга иреште.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

11
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Узган елның 14 декабреннән, шимбә көнне, кичке сәгать 5 тә (17.00) ТНВ телеканалында “ Белем дөньясы” дип аталган, яңа тапшыру эфирга чыга башлады. Тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр, Татарстан һәм аннан читтә милли мәгарифнең үсеше, алдынгы педагогик тәҗрибәләр, сәламәт яшәү рәвеше, сәләтле балалар, һ.б. белән таныштырып бара.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
3нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр үзәккә Татарстан варислары союзының “Галстуклы ил” / “Галстучная страна” республикакүләм профильле сменасында катнашучылар җыелды.
10 гыйнварда “Росток” үзәгенең психолог-белгечләр десанты республиканың Балтач районына юл алды. Биредә алар 11нче сыйныф укучылары арасында “Тормыш кыйммәтләре” дигән темага тернәкләндерү тренинглары үткәререргә җыена. Урта мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләре белән “Үсмерләрдә күңел төшенкелеге” дигән тренинг-дәресләр дә уздырылачак. Теләге булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультация алу мөмкинлеге дә бар.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре Башкарма Комитеты Мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм ЮҺБ ФДБМУ “Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты” белән берлектә 2013 нче елның 21 нче декабрендә муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында “Яшьләр фәнни эзләнүдә” III республикакүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясен үткәрде.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Казанның ИТ-паркында «ИТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Яңа ел алдыннан Зәйнәпнең хыялы чынга ашты. Рөстәм Нургалиевич шәхси үз исеменнән аңа iPad җибәргән. Әлеге зур бүләкне Татарстанның Премьер- министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International