Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татар теленә өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый
Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана.
Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанга Олимпиада уты килде
Олимпиада уты эстафетасы Татарстанда 2 көн булачак. Бу уникаль эстафета - Олимпиада уеннары тарихында иң озын һәм иң озакка сузылган эстафета. Олимпиада утын йөртүчеләрнең саны – 370, алар арасында дәүләт органнары хезмәткәрләре, журналистлар, табиплар, артистлар, укытучылар, заводларда эшләүчеләр һәм Елена Мигунова, Василий Мосин, Светлана Демина кебек танылган спортсменнар бар.
14 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионатының зона этаплары үткәрелде
Зона этапларында 67 гомуми белем бирү оешмаларыннан 91 команда катнашты. Зона ярышлары Алексеевск, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Әлмәт районнарында, Казан шәһәренең Идел буе районында узды. Зона этапларын үткәрүнең графигы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган иде.
Туган телләр (чуваш, удмурт, мари, мордва телләре) һәм әдәбиятларыннан республика олимпиадасы
Туган телләр (чуваш, удмурт, мари, мордва телләре) һәм әдәбиятларын өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру, сәләтле укучыларга туган телен өйрәнүдә шартлар тудыру максатыннан, 2013 елның 25 нче декабреннән 27 сенә кадәр республика олимпиадасы үткәрелде.
Казанда «Соло» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Э. Фәттаховның фикеренчә, яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге бирелгәндә, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк.
Кыш бабай Ә.Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучыларында кунакта
27 нче декабрьдә Н.Ә.Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары янына Кыш бабай үзенең ярдәмчеләре – Кар кызы, 133 нче һәм 65 нче мәктәп укучылары белән Яңа ел бәйрәменә кунакка килделәр. Балалар кунакларны бик шатланып каршы алдылар. Бу очрашуда укучылар һәм килгән кунаклар концерт номерлары күрсәттеләр. Татлы күчтәнәчләрдән тыш Кыш бабай мәктәп укучыларына спорт инвентаре, уку-язу әспаблары һәм мәктәп мунчасына мич бүләк итте.
27
декабрь, 2013 ел
җомга
Сингапур технологияләре безнең шартларга яраклаштырып кулланыла - Энгель Фәттахов
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу елны үзе өчен авыр ел булды дип санавын җиткерде. Чөнки ул мәгариф өлкәсенә башка тармактан килеп кергән кеше.
Парламент дәресләре тәрбияви яктан мөһим – Энгель Фәттахов
ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итүдән, күңелләргә үтеп керерлек итеп “Әллүки”не сузудан башланып китте. Укучыларны тәбрикләргә дип килгән спикер Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм башка рәсми затлар үзләре залда кунак булып утырды. Татарстандагы ике дәүләт теле дип игълан ителгән татар һәм рус телләре бүген, чыннан да, дәүләт телләре булуын раслады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, гадәттәгечә, үз чыгышында телләр сәясәтенә тәфсилләп тукталды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләнде
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Римма Гатина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Класс эше” бәйгесе нәтиҗәләре буенча “2013 елда ТРда мәгариф һәм фән темасын яхшы яктырту” номинациясендә бүләкләнде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов диплом һәм акчалата бүләк тапшырды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге информатика һәм хокук фәннәренә интенсив өйрәтү буенча республика сменасында катнашучыларны каршылады
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге информатика (18.12.13 – 26.12.13) һәм хокук (21.12.13 – 26.12.13) фәннәренә интенсив өйрәтү буенча республика сменасында катнашучыларны каршылады. Информатика һәм хокук буенча республика олимпиадаларының призерлары һәм резервтагы катнашучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга бик җитди әзерләнәләр. Н.Г. Нигъмәтуллина (Санкт-Петербург) һәм И.Р. Җиһаншина (Мәскәү) үткәргән дәресләрдә укучылар төрле катлаулы мәсьәләләр чиштеләр.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз