ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

6-7 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уза.

 

Татарстанда 7 февральдә йомгаклау иншасында (изложение) 153 чыгарылыш укучысы катнаша:  йомгаклау иншасын 79 мәктәптән  141 чыгарылыш сыйныф укучысы язачак, изложениене  12 укучы.

 

3 февральдә Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Казан шәһәре  Яңа Савин районнының 113 нче татар-рус урта мәктәбендә  «Истории славные страницы. ШКОЛЫ ГЕРОЕВ» VII республика проектлары конкурсы узды. 

5-14 февральдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты һәм республиканың барлык муниципаль районнарының  медицина оешмаларында  «Ак халатлы фәрештәләр» XII фестивале чаралары оештырыла.

 


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бу хакта КФУ проректоры Марат Сафиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

 

Бүген Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды.

Ул Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең алты институтын бер мәйданчыкта берләштерәчәк.

Менделеевскида 29 февральдән 3 мартка кадәр химия буенча «Потомки Менделеева» Бөтенроссия олимпиадасы узачак, ул бөек химикның 190 еллык юбилеена багышлана. 

Менделеевскида балалар бакчасын проектлыйлар, ул "Балачак академиясе" дип аталачак. Үзенчәлеге шунда , анда балалар кечкенәдән үк химик һөнәре белән танышачак.

 

Балык Бистәсе районының  Олы Елга авылы башлыгы җитәкчелегендәге партия десантының эш төркеме, “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Инсаф Мингалиев җирле мәктәптә заманча мәгариф технологияләрен бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International