2023 елның 16 мартыннан 30 апреленә кадәр 24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак, анда 6500 катнашучы чакырылган
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлек - Творчество мира и согласия» III региональ этномәдәни фестивальгә йомгак ясадылар, Татарстанның иң иҗади студентларын бүләкләделәр. Конкурсның сайлап алу туры кысаларында конкурста катнашучылар, республика югары уку йортлары студентлары, өч көн дәвамында Татарстан халыклары традицияләрен һәм мәдәниятен чагылдыручы иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Алар хореография, вокал һәм инструменталь музыка, нәфис сүз юнәлешләре буенча ярыштылар
Бүген, 15 мартта, өстәмә көнда, йомгаклау әңгәмәсен тәмамламаган яки 2023 елның 8 февралендә җитди сәбәпләр аркасында килмәгән 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды
Педагог һәм остаз елында Россиядә яшь галимнәр өчен фәнни остазлыкны үстерүнең махсус программасы эшли башлый. Педагогларның һәм остазларның эше илнең кадрлар потенциалы һәм технологик суверенитетына нигез сала, - дип билгеләде вице-премьер Дмитрий Чернышенко
"Самбо в школу" проектында Россиянең барлык төбәкләре катнашты, хәзерге вакытта 1-11 сыйныфлар өчен самбо нигезендә мәктәпләр өчен программ-методик комплекс эшләнде . Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов «Бердәм Россия» партиясенең «Z самбо» федераль проекты кысаларында уза торган «Фәнне җиңәргә» форумының пленар утырышында белдерде
16 һәм 17 мартта, конкурста катнашучыларны 2023 елда грантлар бирүгә заявкалар сайлап алу өчен консультация онлайн-вебинарлары уздырыла. Грантлар Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында субсидияләр рәвешендә бирелә
21-22 апрельдә Педагог һәм остаз елы чаралары кысаларында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия съездын уздырачак, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте
«Казачий сполох» Бөтенроссия хәрби-спорт уенында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра
Көллиятләр һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары ArtMasters иҗади компетенцияләр илкүләм ачык чемпионатында катнашуга заявкалар бирә ала. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла
4 мартта Чуваш Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән күренекле мәгърифәтче һәм гуманист И.Я. Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган уртак бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча очрашуы булды