Россиядә фәнни остазлык программасы старт ала

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Педагог һәм остаз елында Россиядә яшь галимнәр өчен фәнни остазлыкны үстерүнең махсус программасы эшли башлый. Педагогларның һәм остазларның эше илнең кадрлар потенциалы һәм технологик суверенитетына нигез сала, - дип билгеләде вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

 - Бүгенге көндә Россиядә вузларда яше 39га кадәр булган  52 меңнән артык яшь укытучы бар. Аларга илебез педагогикасы традицияләренә һәм алдынгы технологияләргә таянып, белем бирүнең суверен системасын формалаштырырга кирәк булачак. Шуңа күрә педагог һәм остаз елы максатларының берсе - югары уку йортларын сыйфатлы итеп көчәйтү, шулай ук остазлар хәрәкәтен киңәйтү.

Фәнни остазлыкны үстерү өчен, студентлар  фәнни берләшмәләрен һәм яшь галимнәр советларын  җәлеп итү планлаштырыла. Югары уку йортлары укытучылары, укытучылар һәм остазлар һәрвакыт булды, яшьләрне  белем һәм фән дөньясына озатучылар бар һәм булачак, - дип шәрехләде фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.  Педагог һәм остаз елы әлеге һөнәргә игътибарны җәлеп итәргә һәм укытучыларыбыз һәм остазларыбызга тиешле ихтирам күрсәтергә, шулай ук яшьләрнең педагогика белән кызыксынуын арттырырга ярдәм итәчәк. Иң яхшыларны "Мактаулы остаз" билгесе белән бүләкләячәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International