ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Россия Мәгариф министрлыгының укытучы-блогерлар советының беренче утырышында катнашты.

19-29 сентябрьдә Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының әзерлек этабы уза.

14-18 сентябрьдә Уфада «Балачакны кайтару» Идел буе федераль округы фестивале булды. Фестивальнең төп бурычларының берсе – балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын һәм мәдәни күзаллауларын үстерү.

Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week масштаблы форумы ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында Мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләренең IX республика конкурсы башлануын игълан итә.

2022 елның 21-24 сентябрендә Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә DigitalSkills 2022 IV тармак чемпионаты узачак.

Утырыш барышында мәгариф министры укытучы-блогерлар белән бергә укытучылар һәм ата-аналар җәмгыятен борчыган белем бирү сәясәтенең төп мәсьәләләренә багышланган дискуссия үткәрде.

КИУ җыелма командасы WorldSkills чемпионаты нәтиҗәләре буенча кабат югары нәтиҗәләр күрсәтте. КИУ базасында 4-9 сентябрьдә дистанцион форматта «Яшь профессионаллар» Милли Чемпионатының V финалы кысаларында «Мәктәпкәчә тәрбия», «Отель администрациясе» һәм «Туризм» компетенцияләре буенча ярышлар узды.

2022 елның 2 октябренә кадәр теркәлергә, гариза бирергә һәм конкурс материалларын тапшырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 15-16 сентябрьдә Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-киңәшмәләр уздырылды. Визит барышында делегация Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре татарларының белем бирү оешмалары, мәгариф идарәләре, автономия үзәкләре эшчәнлеге белән танышты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International