2022 елның 21-24 сентябрендә Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә DigitalSkills 2022 IV тармак чемпионаты узачак. Чараларны ачу тантанасы 21 сентябрьдә 8:30 сәгатьтә «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең А кластерында узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе связифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев һәм күнекмәләр һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгы генераль директоры, Стратегик инициативалар агентлыгының «Кадрлар потенциалы» дивизионы директоры Роберт Уразов чыгыш ясаячак.
Быел чемпионат 29 компетенция буенча узачак, алар арасында «очучы робототехника», «веб-технологияләр», «компьютер уеннары өчен 3D-модельләштерү», «бизнес өчен программалы карарлар» һ.б. булачак. Аларга икътисадның реаль тармакларын хезмәт базары соравы буенча формалаштырылган цифрлы технологияләр тәэсирендә трансформацияләгәндә барлыкка килгән кросс-компетенцияләр керә, мәсәлән, «сити-фермерлык», «нейроинтерфейсларны проектлау», «квант технологияләре».
Ярышларда 16 яшьтән 49 яшькә кадәрге 280 нән артык конкурсант катнашачак. Бу традицион рәвештә урта һәм югары белем бирү уку йортлары студентлары, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, профильле компанияләр хезмәткәрләре. Аларның һөнәри осталыкларын 300дән артык эксперт бәяләячәк.
Чемпионат узган көннәрдә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында ярышлар мәйданчыкларына 10 меңгә якын өлкән сыйныф укучысы һәм студент килер дип көтелә. Алар өчен көн саен экскурсияләр һәм башка активлыклар интерактив стендлар һәм Try-a-Skill профессиональ проба зоналары форматында оештырылачак.
DigitalSkills 2022 ябылу тантанасы 24 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә була.