19-29 сентябрьдә Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының әзерлек этабы уза.
Чемпионат көндезге-дистанцион форматта төбәкләрдә һәм Мәскәүдә уздыру мәйданчыкларын оештыруны күздә тота. Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында 2021 елгы «Абилимпикс» чемпионаты финалын 2022 елга күчерделәр. Шулай итеп, быел Абилимпикс милли чемпионатында 2021 һәм 2022 елгы региональ конкурсларда җиңүчеләр катнаша.
Әзерлек этабы ярышлары республиканың 12 шәһәрендә һәм муниципаль районында 33 уку йорты базасында узачак, алар арасында 30 һөнәри белем бирү оешмасы, 2 югары уку йорты һәм «Кванториум» балалар технопаркы. «Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашучылар Казан, Чаллы, Арча, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт, Спас, Лаеш муниципаль районнарында ярыша.
Ярышларда Татарстаннан өч яшь категориясендә 226 кеше катнаша: мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр. Төп компетенцияләр буенча – 89, өстәмә компетенцияләр буенча 137 кеше көч сынашачак.
Катнашучылар финал тренировкаларын үткәрәләр һәм җиңүгә әзерләнәләр.