Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Россия Мәгариф министрлыгының укытучы-блогерлар советының беренче утырышында катнашты.
Укытучы-блогерлар Советының беренче утырышы Мәскәүдә VK офисында узды. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм советның 26 әгъзасы педагог һәм остаз елы кысаларында планлаштырылган мәгариф өлкәсендәге төп проектлар һәм чаралар турында фикер алыштылар.
Утырыш барышында мәгариф министры укытучы-блогерлар белән бергә укытучылар һәм ата-аналар җәмгыятен борчыган белем бирү сәясәтенең төп мәсьәләләренә багышланган дискуссия үткәрде.
Укытучы-блогерлар квалификацияне күтәрү һәм ял итү, һөнәри януны профилактикалау һәм конкурсларда катнашу мөмкинлекләре турында тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. ММЧда уңай мәгълүмат санын һәм укытучыларның тормышына багышланган интернет-киңлекне арттыру инициативасы яңгырады.