Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында Мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләренең IX республика конкурсы башлануын игълан итә.
Конкурс, гадәттәгечә, ТРда мәгариф һәм фән системасын үстерү һәм модернизацияләү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучылар хезмәтенә уңай мөнәсәбәт булдыруга һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүче журналистлык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.
Бәйгедә катнашуның төп шарты - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсешенең юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куела торган таләпләргә туры килү.
Конкурсның жюри составына мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.
Конкурска бирелгән материаллар 2022 елның 1 гыйнварыннан 16 декабренә кадәр бастырылган яки эфирда урнаштырылган булырга тиеш.