КИУ җыелма командасы WorldSkills чемпионаты нәтиҗәләре буенча кабат югары нәтиҗәләр күрсәтте. КИУ базасында 4-9 сентябрьдә дистанцион форматта «Яшь профессионаллар» Милли Чемпионатының V финалы кысаларында «Мәктәпкәчә тәрбия», «Отель администрациясе» һәм «Туризм» компетенцияләре буенча ярышлар узды.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Казан инновацион университеты җыелма командасы ике алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
«Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә алтын медальне Динә Нәгыймова (психология һәм педагогика факультеты, эксперт-компатриот М.Б. Зотова), «Туризм» компетенциясендә Айша Мефаева һәм Виолетта Портнова (кунакчыллык һәм дизайн факультеты, эксперт-компатриот Кәбиров И.С.) яулады. «Отель администрациясе» компетенциясендә көмеш медальгә лингвистика һәм мәдәниятара коммуникацияләр факультеты, эксперт-компатриот Курочкин Р.В. лаек булды.
Моннан тыш, 9-11 сентябрьдә КИУ базасында дистанцион-көндезге форматта «Яшь профессионаллар» X милли чемпионаты финалы узды. «Экскурсия хезмәтләрен оештыру. Юниорлар» компетенциясендә көмеш медальне эксперт-компатриот Кубышкина Л.В. җитәкчелегендә Эвелина Темникова яулады, ә «Отель администрациясе» компетенциясендә көмешне «ЛюксМастерПлюс» ҖЧҖ хезмәткәре («Рамада» кунакханәсе) Айгөл Гаязова яулады, ул эксперт-компатриот Курочкина җитәкчелегендә Казан инновацион университетының СЦКда финалга әзерләнде.