ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2022 ел
шимбә

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Telegram-каналында баланы мәктәпкә бушлай урнаштыру өчен ДХР, ЛХР һәм Украина гражданнарына кирәкле документлар исемлеген тәкъдим итте.

«Классный марафон»ның чираттагы чыгарылышы 8 августта 10:00 сәгатьтә Сочида «Белем» Россия җәмгыяте мәйданчыгында узачак. Булачак трансляциянең темасы - һәркемнең илнең хәзерге һәм киләчәгенә керткән өлеше.


5
август, 2022 ел
җомга

Яңа уку елына Татарстанда 118 мәктәптә һәм уку йортларында 163 азык-төлек блогында капиталь ремонт ясала. Бу хакта бүген Казанда «Бердәм Россия» җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте.

10 нчы сентябрьдә Казанның Җиңү паркында укучылар арасында авиамодельләштерү спорты буенча «неДетская авиация» ачык шәхси-команда ярышлары узачак. Стартлар F5D радиоидарәле модельләр классында узачак.

Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика проекты Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән 300 дән артык баланы колачлаячак. Бу хакта «Бердәм Россия» нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

Яңа уку елыннан Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәпләрдә көненә ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шул хакта хәбәр итте.

1 сентябрьгә Татарстанда 7,3 мең урынлы тугыз яңа мәктәп үз ишекләрен ача. Алар Чаллы, Әлмәт, Саба, Яшел Үзән һәм Кукмарада укучыларны кабул итәчәк. Тагын ике мәктәпне Түбән Кама һәм Биектауда төзеп бетерәчәкләр. Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шул хакта хәбәр итте.


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында 45 мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган 136 кабинет ремонтланачак һәм җиһазландырылачак. Биш ел элек мондый сыйныфлар белән 34 мәктәп кенә җиһазландырылган иде. Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XV сессиясендә Ратушада әлеге эшкә аерым игътибар бирергә кушты. 

«Интеграция» милли системасы гуманитар фәннәр буенча студентлар һәм мәктәп укучыларының иң яхшы фәнни эшенә «Вакыт боерыгы» бөтенроссия конкурсын башлап җибәрү турында игълан итә. Анда 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге, фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче укучылар катнаша ала.

Педагогларга дәрестән тыш дәресләргә әзерләнергә булышу өчен Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең «Классный марафон» җәйге интенсивлар циклы булдырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International