Яр Чаллының 34 нче микрорайонында яңа белем бирү учреждениесе төзергә планлаштыралар. Мәктәп төзелешен шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев 69 нчы комплекста яңа уку йортында булганда анонслады.
Нократ дәүләт университеты базасында инвалидларны һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затларны укыту буенча ресурс укыту-методика үзәге эшли, анда call-үзәк бар, аның хезмәткәрләре югары уку йортына керү һәм укыту турындагы үзенчәлекле мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап бирергә, шулай ук инвалидлыгы булган балалар өчен уку процессын оештыру буенча уку йортлары укытучыларын һәм җитәкчеләрен консультацияләргә әзер.
Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлек башланды. Республика бюджеты хисабына җиде мәктәптә азык-төлек блогларын ремонтлау эшләре бара, ул азык кабул итү залын яңартуны, азык-төлек блогларын ремонтлауны һәм өлешчә – яңа югары технологияле җиһазлар урнаштыруны үз эченә ала. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.
РФ Президенты Владимир Путин "Сириус" базасында мәгариф һәм педагогика фәннәре өлкәсендә өстәмә квалификация алу өчен уку курслары булдырырга һәм аларны югары белем бирү программаларына кертергә кушты, диелә Кремль сайтында урнаштырылган йөкләмәләр исемлегендә.
Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларында берничә җитәкче алышынды. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин ике яңа директорны тәкъдим итте.
Россия укучылары «Балалар – балаларга» хәйрия акциясе кысаларында 6 меңнән артык китап җыйды, дип хәбәр итә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасыннан 16 студент уникаль интеграцияләнгән программа буенча югары белем ала алачак. Идел буе университетында гамәлдә булган әлеге программа чыгарылыш сыйныф укучысына берьюлы берничә квалификация үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, укытуның мондый программаларына барыннан да ешрак (барлык студентларның 60% ы) ир-атлар килә, аларның яртысыннан артыгы 25 яшьтән өлкәнрәк.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин муниципаль берәмлек башлыкларын максатчан укырга дәгъва кылучы абитуриентларның район исемлеген формалаштыруны шәхси контрольгә алуны сорады.
Татарстанда быел «Мәгарифне үстерү» яңа федераль программасы буенча 66 мәктәп ремонтланачак. Бу максатларга республикага 3,7 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.