ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Казанның  Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент башлыгы педагогларга һәм ата-аналарга лицей укучыларын укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар теләде.

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта өченче, йомгаклау укылышында «РФдә мәгариф турында» законнан «Белем бирү хезмәте» терминын төшереп калдыручы закон проектын кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, белем бирү форматына карамастан, мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай туклану турында закон проектын өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС. 

2022 елда «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен 27 июньнән 30 июньгә кадәр семинар үткәрелә. Ул онлайн режимда оештырылган. Узган еллардагы конкурста җиңүчеләр финалда катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр һәм уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Россия Федерациясенең 68 субъектыннан килгән драматурглар быел өлкән мәктәп яшендәге һәм студентлар өчен «Белем. Театр» мәгърифәтчелек пьесалары конкурсына әсәрләр тәкъдим иттеләр. Проектны ел саен эшләргә һәм илнең барлык төбәкләренә дә тарату планлаштырыла, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов ТАССта узган матбугат конференциясендә.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Бөтенроссия ата-аналар советы, шулай ук һәр төбәктә шундый ук ата-аналар советлары булдыру турында фикер алышты, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Әлфия Шәйхетдинова «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводының автомат линияләрен һәм станокларын көйләүче булып эшли һәм робот булдыру турында хыяллана.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII бөтенроссия съездының пленар утырышында катнашты. Очрашу «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Минзәләнең «Полянка» балалар һәм яшүсмерләр өчен интернат-мәктәбенең «Полянка» шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда 1 смена старт алды. Аңа Татарстанның алыштыручы гаиләләреннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар кергән.

Лаеш балалар йортының «Чайка» сәламәтләндерү лагеренда универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды.  Эшкуарларның инициатив төркеме «Созидание» тренинг үзәге кысаларында объект төзүне тормышка ашырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International