10-нчы гыйнварда Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» кышкы акциясе старт ала. Мәктәп укучылары өчен чаңгы әзерлеге буенча дәресләр, Казанның алдынгы спортчыларыннан чаңгыда йөрү буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Ә программа старт алган көнне балалар фотосессиядә катнаша һәм урман кафесына чәй өстәленә кушыла ала.
"Экология" темасы буенча "Минем Россия" икенче Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы муниципаль берәмлекләр карамагына караган гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре укучылары һәм Россия Федерациясе субъектларының мәдәният идарәсе органнары арасында үткәрелә.
Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы старт алды. Анда муниципаль этапта кирәкле балларны җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук узган уку елының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерлары көч сынаша. 24 дисциплина буенча сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнаша.
Өч Россия югары уку йорты физика буенча Times Higher Education (THE)ның абруйлы топ-100легенә һәм дүрт югары уку йорты - иң борынгы топ-500 Шанхай рейтингына керде.
Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак.
Математика, химия, биология, информатика, физика, астрономия буенча халыкара олимпиадаларда 37 медаль яуланды. WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында 22 медаль һәм 25 медальонга ия булдык.
Россиянең әйдәп баручы галимнәре күп тапкырлар безнең фәннең приборлар базасы шактый искергән, аның ярдәмендә иң яхшы чит ил коллективлары белән көндәшлек итү кыен, дип ассызыклады.
Студентлар һәм аспирантлар үз белем бирү учреждениеләреннән ала торган матди ярдәм НДФЛдан азат ителде. Мондый законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Мәктәпләрдә һәм урта махсус уку йортларында "авыр" балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү кагыйдәләре 1 гыйнварда үз көченә керде, тиешле боерыкны мәгариф министрлыгы июль аенда имзалаган иде.
Татарстанлылар «Минем илем – минем Россиям» XVII Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнаша ала. Ул яшьләрнең игътибарын иҗтимагый эшчәнлеккә һәм Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән