Казан радиомеханика көллияте "Һөнәри белем бирү оешмалары матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме" чарасы, "Яшь профессионаллар" федераль проекты ("Һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру") кысаларында юридик затларга субсидияләр рәвешендә 2020 елда федераль бюджеттан грантлар бирү өчен үткәрелгән сайлап алу конкурсында җиңде.
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 24-нче номерлы мәктәбендә ришвәтчелеккә каршы тематикага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» шәһәр интеллектуаль уены узды. Анда 9-10 сыйныф укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Вахитов районының 12-нче номерлы мәктәбе командасы җиңү яулады.
Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы Халыкара компетенцияләр үзәгенә үзгәртелде. Татарстан Хөкүмәтенең тиешле карарына ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
2020 елда Биектау районының иң борынгы мәктәпләренең берсе 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Биектауның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Биектау районына нигез салу елында - 1935 елда ачылган. Ул вакытта ул башлангыч булган һәм анда 120 укучы укыган. Дәресләрне дүрт укытучы алып барган.
2019 елның 4 декабрендә 17 меңнән артык XI (XII) сыйныф укучысы йомгаклау иншасы (изложение) язды. Йомгаклау иншасы (изложение) урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык мәгариф оешмаларында үткәрелә.
Олимпиаданың төп максаты - рус теленә чит тел, рус мәдәнияте буларак кызыксынуны арттыру һәм ныгыту, аларны чит илдә популярлаштыру, халыкара аралашу теле буларак рус теленең әһәмиятен арттыру.
Хәзер дәреслекләрнең федераль исемлеге ике өлештән торачак. Беренчесе - программаның мәҗбүри өлеше өчен кирәкле дәреслекләр, икенчесе - программаның төбәкләр яки мәктәпләр тарафыннан формалаша торган өлеше өчен.
Россия Президенты Владимир Путин шул турыдагы законга кул куйган. Бу документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан.
Россия кулланучылар күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан Яңа ел һәм кышкы балалар каникуллары алдыннан 2019 елның 2 декабреннән 20 декабренә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясе эшли.
Бөтендөнья мирасы исемлегендә астрономия җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәгән. Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда узган «Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның универсаль кыйммәтен формалаштыру» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә шулай дип белдерде.