ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Мамадыш интернат-мәктәбе укучылары УНИКС (Казан) һәм «Химки» (Мәскәү өлкәсе) баскетбол командалары арасында матчка бардылар.

15нче февральдә Бөгелмә шәһәренең 14 нче татар гимназиясендә Һади Атласи исемендәге төбәкара яшьләр укулары узды. 


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 30 нчы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

13нче февральдә тугызынчы сыйныф укучыларының барысы да мәҗбүри рәвештә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырдылар.

14нче февральдән 16нчы февральгә кадәр “Патриот " республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге базасында яшь армиячеләр катнашында «Җиңү» республика хәрби-спорт уены үткәрелә.

Физик культура буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында 35 районнан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 94 укучы катнашты.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14нче февральдә Казанда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Татар телен – Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксындыру уятуда яңа технологияләр» темасына семинар-киңәшмә узачак.

Яр Чаллы шәһәренең 88 нче мәктәбендә сәламәтлеге чикле булган балалар өчен «Ишетмәүче балаларның сөйләмне аңлауларын һәм аралашуларын формалаштыру» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли семинары узды.

Татарстан Республикасы мәктәп командалары 2018 - 2019 еллар сезонындагы «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатында зур юл уздылар инде. Чемпионатта республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 1654 команда катнашты. Иң яхшы командаларны билгеләргә вакыт җитте.

Бүген Татарстанның тугызынчы сыйныф укучылары беренче тапкыр рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International