Агымдагы елда Татарстанның иң яхшы укучысы Казанның Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 141 нче урта мәктәбендә белем ала. Бүген аның исеме Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасында игълан ителде.
Бүген КФУ «Телевидение» яңа әзерлек юнәлеше буенча лицензия алды, дип хәбәр итә КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе.
25-нче май көнне Казанның Үзәк балалар китапханәсендә “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” дигән республика күләмендәге мәдәни-белем бирү проекты кысаларында бәйгенең шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
«Мәгариф» журналы коллективы баш мөхәррир Илдар Флүс улы Миргалимов җитәкчелегендә 20 май көнне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, министрлык хезмәткәрләр һәм институт белгечләре белән очрашты. Эшлекле сөйләшү нигездә «Мәгариф» журналының эчтәлеген көн таләпләренә китереп формалаштыру, аны республиканың карап торган мәгълүмат чарасына әйләндерү турында барды.
Бу минутларда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкли.
Күптән түгел Казакъстанның Җаек шәһәрендә, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, публицист, әдәби тәнкыйтьче, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларныж берсе Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел һәм аның бу калага килүенә 120 ел тулу уңаеннан, киң күләмле бәйрәм чаралары үткәрелеп, аларда Татарстанның фән, әдәбият, мәдәният вәкилләре дә катнашып кайтты.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган Мөстәкыймовлар олимпиадасының III тур нәтиҗәләре билгеле булды.
25 майда Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый.
Бүген Бөгелмә районыныңВосточныйбистәсендә ятим балаларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Мондый бәхет Татьяна Госманова, Илнур Сәфиуллин, Анастасия Емельянова һәм Марина Апальковага елмайды. Бакчасы һәм мунчасы булган йортларны “Ятим балаларга фатир бирү” республика программасы кысаларында торгыздылар.
Бүген Казанның Чистай урамы, 4 нче йорт адресы буенча журналист, галим, педагог Флорид Әгъзамов (1936-2005) хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чарада үз вакытында Флорид Әгъзамовта белем алган элеккеге студентлары, матбугат чаралары җитәкчеләре, якыннары, депутатлар һ.б. рәсми затлар катнашты.