Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан инвалидларының “Ника” республика иҗтимагый оешмасы “Инклюзив белем. Инвалидларны вузларда укыту: актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына түгәрәк өстәл утырышын үткәрә.
Түбән Камада "Түбән Каманың һөнәрләр дөньясы" дигән һөнәрләр фестивале узды. Бу чара мәктәп укучылары арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан чыгып үткәрелә.
Фестивальдә урта мәктәпләрдә, көллиятләрдә, гимназияләрдә, өстәмә белем учреждениеләрендә 9 нчы сыйныфта белем алучы 500 дән артык укучы катнашты.
24 мартта “Герет” саклык ширкәте чакыруы белән Алабуга балалар йорты тәрбияләнүчеләре Яр Чаллы шәһәрендәге хәрби-патриот музейга барды. Балалар хәрби училище курсантлары турында кыска метражлы “Әни” фильмын карадылар.
“Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм ТР Язучылар берлеге 2016 елның 25 мартында Мөслим гимназиясендә III Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” чарасын үткәрә.
Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелә. Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.
Татарстан Республикасында "Татарстан ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этаплары дәвам итә. 21-22 мартта Түбән Кама һәм Нурлат районнарында конкурсның зона этаплары узды.
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру буенча тарих, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтиханнар бара.
31 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан укучылары арасында «Яз. Тукай. Ватан» мәктәп театр коллективлары фестивале уздыра. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган фестиваль татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы. Габдулла Тукайның (1886-1913) һәм артист, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның (1886-1920) тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк.
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру буенча тарих, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтиханнар бара.
Бүген Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицеенда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” иҗади бәйгесе уздырыла. Республикада әлеге чара 7 нче тапкыр үткәрелә һәм анда бөек шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы сәләтле яшьләр җыела.