ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Муниципалитетларда 300 дән артык лагерь оештырылган. Яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ял итә ала. Бу хакта 5 январда ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләде. “Безнең төп бурыч – бәйрәмнәрдә балаларның ялын файдалы оештыру”, - дип ассызыклады ул.

КФУның “Уникс” комплексында 29 гыйнварда “Зилант” XVI ачык шәһәр экологик форумы була. Эшләрнең темасы – “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбри­гадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарә­сенең грамоталары белән бүләкләнәчәк, диелә әлеге министрлык хәбәрендә.

Атка атланып 2016 ел килде. Ә Саба аграр көллият студентлары елны  күркәм уңышлары, күңелле чаралары белән каршы алды. Уку, спортта булган казанышларыннан тыш үзләрен кар-боздан да матурлык тудырырга сәләтле булуларын исбат иттеләр. Төнге утлар яктысында җанланып китәрдәй булып елмаючы ул кар сыннары арасына һәрдаим Саба халкы гына түгел, бу хозурлыкка сокланыр өчен тирә-юнннән халык бик күп килде.

11 гыйнварда инновацион гомуми белем бирү учреждениесенең яңасы - Иннополис лицее ачыла. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иннополис мэры Егор Иванов һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә. Интеллектуаль сәләтле балалар өчен ачыласы лицей математика, физика, информатикадан көчлеләрне җыя, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла.


7
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яңа туган елның 1 гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә сәламәтлекләре чикле булган балаларны укыту буенча белем бирү стандарты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге мәсьәләне эшче төркем карап тотачак, аның составына китап нәшер итүчеләр, белем бирү өлкәсендәге белгечләр, инвалидлар берләшмәләре вәкилләре керә.


5
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Министрлык  эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2016 елда гамәлгә ашырылачак төп бурычлар хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 30 декабрьдә муниципаль районнардагы мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимында узган киңәшмә вакытында хәбәр итте.

2015 елның 1-нче декабреннән 31-нче декабренә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 76  мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 8  мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
 


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникул көннәрендә татарстан мәктәп укучылары төрле чараларда катнаша алачак. Балаларның ялы эчтәлекле һәм файдалы булсын өчен әлеге көннәрдә спорт чараларына зур игътибар бирелә.

Яңа туган елның 1 гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә сәламәтлекләре чикле булган балаларны укыту буенча белем бирү стандарты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге мәсьәләне эшче төркем карап тотачак, аның составына китап нәшер итүчеләр, белем бирү өлкәсендәге белгечләр, инвалидлар берләшмәләре вәкилләре керә, дип хәбәр итә Казан мэриясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Һәр елны без әлеге минутларны  зур түземсезлек белән көтеп алабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына өметләнәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International