Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар!
Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм!
Һәр елны без әлеге минутларны зур түземсезлек белән көтеп алабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына өметләнәбез.
Хезмәттәшләремә, укытучыларга фидакарь хезмәтегез, киләчәк буынга – яшьләребезгә армый-талмый хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә!
Барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга зур уңышлар һәм күңелле кышкы каникуллар телим.
Яңа ел һәммәбез өчен дә яңа һөнәри казанышлар, күңелле вакыйгалар, иминлек һәм куелган максатларга ирешү елы булсын.
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов