ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру Россиядә сыйфатлы һөнәри белем бирүне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов.

2016 елда  БДИда катнашу  өчен кирәкле фәннәрне сайлап  гаризаны 1 февральгә кадәр генә  тапшырырга мөмкин.  Ә тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшырачак фәннәрне билгеләп гаризаны 1 мартка кадәр язырга тиеш. Гариза укучы укый торган мәктәпкә тапшырыла. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап хәзер урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар гаризаны  яшәү урыннары буенча мәгариф бүлегенә тапшырырга тиеш.  

"Зеленая планета" гомумроссия балалар экологик хәрәкәте “Яшьләр күзлегеннән яшел технологияләр” темасына Бөтенроссия конкурсы үткәрә. Анда урта гомуми белем бирү һәм профессиональ белем бирү уку йортлары укучылары, югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Материаллар тематикасы – яшел технологияләрне кулланып җитештерү, экологик мониторингта үз методларың, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең рәсми затлары белән әңгәмәләр. Фотоматериаллар файдаланып язылган авторлык мәкәләләрен, видео яки слайд-фильмнарны 15 майга кадәр zelplaneta@mail.ru электрон почтасына җибәрергә була.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 14 нче гыйнварда, “Сәләт” клубы координаторлары һәм активистларының семинар-киңәшмәсе ачылачак. Ул 13-15 гыйнварда Биләрдә “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгендә узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бүген КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәрестән тыш һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина һ.б. катнашты.

14-17 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә беренче мәртәбә “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе оештырыла.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

11 гыйнварда  Иннополис университеты карамагындагы сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее ачылды. Уку йортын ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, Иннополис шәһәры мэры Егор Иванов, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Бүген, 11 нче гыйнварда, Казанның 121 нче лицей базасында (178 нче мәгариф үзәге) А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты (КАИ) каршында инженерлык лицее ачылды.

12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак.


10
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Казан шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәктә 2015 елның 9 гыйнварда Казан  шәһәрендә, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән районнарында алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче 100 бала өчен Яңа ел бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International