ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2016 елның 3-8 гыйнварында Мәскәү шәһәре Мэры һәм Хөкүмәте чакыруы  буенча укуда, иҗатта һәм спортта уңышларга ирешкән Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр башкалага барачак.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

26 декабрьдә Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты.

3-8 гыйнварда Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең укуда, иҗатта һәм спортта югары уңышка ирешкәннәре Россия башкаласына сәфәр кылачак.

25 декабрьдә  “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.

Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр Россия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабичның яңа ел уңаеннан оештырылган чарасында катнашты. Чара Түбән Новгород шәһәрендә узды.


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Әгерҗенең 2нче мәктәп укучылары үз куллары белән уенчыклар, күз явын алырлык эшләнмәләр ясап, мәктәптә Яңа ел ярминкәсе уздырдылар. Сатылган әйбердән барлыгы 15 мең 680 сум акча җыелды. Әлеге акча Әгерҗедә инвалид бала тәрбияләүче Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылачак.

Казан Кремлендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсе хезмәткәрләренә ТР дәүләт премияләре тапшырды. Быел танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм танылган укытучылар, әйдәп баручы фән һәм җитештерү оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булды.

Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

24 декабрьдә  Казанда Идел буе фикультура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында талантлы яшьләрне - халыкара, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.

Татарстан Республикасы  мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасы  элемтә министрлыгы белән берлектә Кукмара районында балалар бакчаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт тәкъдим итүнең дистанцион мониторингы үктәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International