Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә дистанцион мониторинг үткәрде

2015 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы  мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасы  элемтә министрлыгы белән берлектә Кукмара районында балалар бакчаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт тәкъдим итүнең дистанцион мониторингы үктәрелде.

Тикшеренү кысаларында Татарстан Республикасының 2015 елның 10 мартыннан 1389/15 номерлы боекрыкны бозу очраклары теркәлмәде.

Кукмара районында әлеге хезмәт популяр. Бу елны әти-әниләр тарафыннан балаларын балалар бакчасына бирүгә 1095 гариза бирелгән, аларның 779ы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша. Бу 71% тәшкил итә, ә республика буенча бу күрсәткеч уртача 53% тәшкил итә.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International