Әгерҗе мәктәпләренең берсендә Яңа ел ярминкәсе узды

2015 елның 26 декабре, шимбә

Әгерҗенең 2нче мәктәп укучылары үз куллары белән уенчыклар, күз явын алырлык эшләнмәләр ясап, мәктәптә Яңа ел ярминкәсе уздырдылар. Сатылган әйбердән барлыгы 15 мең 680 сум акча җыелды. Әлеге акча Әгерҗедә инвалид бала тәрбияләүче Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылачак.

Соңгы вакытта хәйриячелек ярминкәләре безнең илдә дә популярлык казанды. Мәктәп укучыларының андый ярминкәләргә кушылуы аеруча сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International