ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Бар халык кар юклыкка зарланып йөргән көннәрдә, Апас аграр көллияте коллективы кардан сыннар ясап гаҗәпләндерде.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында мәктәп укучылары өчен үзенчәлекле программаны балаларга иҗат йорты, сәнгать мәктәбе коллективлары әзерләде. Биредә шулай ук, каникуллар дәвамында балаларга вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү мөмкинлекләре турында да бәян ителде.

2010-2015 нче елларда, "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 10,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бүген ТР Дәүләт Советында узган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 нче елда Татарстанда мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

Мөслимдә 23 декабрь көнне, мәгариф идарәсе планы нигезендә, Баек мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “ФГОСны тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр” дигән темага район семинары узды.

2015 нче елның 23 нче декабрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте -  Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары катнашында «Язучы дәрес бирә» Республикакүләм белем бирү проектын тормышка ашырды.

Бүген Казан ратушасында 2015 ел уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре буенча укучылар, студентлар һәм аспирантларга Казан мэрының исемле стипендиясен тапшыру тантанасы узды. “Бүген традиция буенча Яңа ел алдыннан биредә, Казан ратушасының төп залына талантлы егет һәм кызларны мэр стипендияләре белән бүләкләү өчен җыелдык. 2015 ел уңышлы булды, безне бигрәктә балалар куандырды”, - диде Илсур Метшин сәламләү сүзендә.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Зәй мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе белән берлектә, укучыларга киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен төрле предприятиеләргә балаларны алып чыгып очрашулар оештыруны дәвам итә. Бу көннәрдә шундый үзенчәлекле экскурсия татар гимназиясенең IX сыйныф укучылары өчен үткәрелде.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 нче елның 16 -18  декабрьдә    "Костер" балаларны  укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш, мари, мордва, удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге чарада  республика мәктәпләре укучылары катнашты. Олимпиаданың фәнни-методик комиссияләрендә Чувашстан, Удмуртия, Мордовия һәм Марий Эл республикаларыннан килгән галимнәр - тел белгечләре эшләде.

19  декабрьдә Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның III Республикакүләм форумы узды. Форумда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү һ.б. хакында фикер алышты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетында Татарстан вузлары ректорлары белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International