ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

3-6 декабрьдә Татарстанда “Медиапространство”/“Медиакиңлек” бөтенроссия студентлар медиафорумы була. Форум Россиянең студентлар массакүләм мәгълүмат чараларын һәм матбугат үзәкләрен үстерү мәйданына әверелер дип планлаштырыла. Чара нәтиҗәләре буенча илдә студентлар медиасының үсеш перспективаларын билгеләячәк резолюция кабул итү күздә тотыла.

Иртәгә Казанда Державин укулары» XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачыла.  Бу хакта журналистларга Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының икътисад, финанслар һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Дмитрий Гурьев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректорының беренче урынбасары Рияз Миңзарипов сөйләде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына быел 10 айда гражданнардан 6 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 248е коррупция мәсьәләсенә кагыла.

2015 елның 20 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе-2015" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстаннан Бөгелмә шәһәренең 14нче прогимназиясе тәрбиячесе Людмила Барабошкина "Хезмәттәшлек педагогикасы" номинациясендә җиңү яулады. "Россия ел тәрбиячесе-2015" конкурсының абсолют җиңүчесе дип Санкт-Петербург шәһәреннән Наталья Одинцова табылды.

 

Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбе базасында урнашкан психологик-педагогик хезмәт пункты ныклы таяныч булып тора. Үзәккә психологик ярдәмгә мохтаҗ һәркем мөрәҗәгать итә ала. Пункт агымдагы елның сентябрь башыннан эшли башласа да, кичә, ягъни 24 ноябрьдә аны рәсми ачу тантанасы булды.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Сүзлек көне, Россия лексикографы Владимир Даль туган көне алдыннан, 23–27 ноябрьдә шәһәр һәм авыл мәктәпләре китапханәләрендә сүзлек дәресләре рәвешендә үткәрелә. Мәктәп китапханәләрендә сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр күргәзмәсе оештырыла, “Сүлекләр дөньясына сәяхәт”, “Белешмәләр патшалыгы–зирәк дәүләт” темаларына китапханә дәресләре үткәрелә

Мөмкинлекләре чикле булган балаларны укытуга районда зур игътибар бирелә. Инклюзив белем бирү буенча әле күптән түгел генә үткәрелгән фәнни-методик республика семинары шуны раслады.


22
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Һәр мәктәпнең үз эмблемасы, гимны булу укучыларда горурлык хисе, патриотик рух уята.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2015 нче елның 19-20 нче  ноябрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия   колледжы базасында ел саен үткәрелеп килә торган “Татар кызы – 2015” республика бәйгесе узды. Биредә республикабызның төрле һөнәри уку йортларыннан – техникум һәм колледжлардан  килгән  35 студент кыз – татар милләтенең иң күркәм вәкилләре үзара көч сынашты.

2015 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары  фестивале үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International